Коръән
Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم, бор. төрк. oqïġu, oqïnġu (~укынгы)[1]) – Ислам галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәһи юлы белән иңдерелгән изге китап.
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръән сүрәләрдән тора: Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).
Исемнәре һәм тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Кулъязма китап килеш беренче тапкыр VII гасырда тупланган.
Мөхәммәдкә иңдерелгән Коръәннең чыганагы буларак Галәмнәрнең яратылышы алдыннан булдырылган бар хикмәт җыентыгы Аль-лаух аль-махфу́з булып тора.[2]
Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.
Танылган татарча тәфсир-тәрҗемәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Үзгәрмәячәк хәбәр ул Коръәндер,[3][4] ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш.[5][6] Шул чакта Корьәнне уку, өйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа[7][8][9] баягы ялган иман ияләренең[10][11][12] кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак! |
- билгесез — Габденнасыйр әл-Курсави (1776-1812) башлаган хезмәтен шәкерте Нугман бин Сабит ас-Самани тәмамлаган искетатарчасындагы Ногъмани тәфсире Ырынбурда 1907 елда бастырыла. Заманча кирилчасына 1960-1988 елларда Чистай мәчете имамы Нурулла хәзрәт Мофлюхуновның күчермәсе 1992 елда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе мөтәвәллияте рәисе Исхак әфәнде Лотфуллин җаваплылыгы астында Казанда бастырылып чыга.
- 1880 — Фатих Әмирханның бабасы, тарихчы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, татар кулъязмаларын туплаучы һәм өйрәнүче Хөсәен Әмирхановның (1816—1893) әл-Фәваид (Файда) Коръән тәфсире
- 1909-1911 — Шәйхелислам Хәмидиның «Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән» дигән ике томлык Коръән тәфсире
- 1910-1911 — Мөхәммәдсадыйк Иманколый хәзрәт әзерләгән Тәсхил әл-бәйан Казанның «Үрнәк» басмаханәсендә ике том булып дөнья күрә. Беренче томы 748, икенчесе 818 биттән тора.
- 1912 — Муса Бигиев хезмәте, Ырынбур мөселман диния нәзарәте карары белән басылмый
- билгесез – Габделбари Исаев (1907-1983), Югары Каръяуды, Кыргыз ССРда гайре-рәсми, Уфаның 2 нче мәхәллә мәчете, Ленинград җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие хезмәте кулъязмасы.
- 1999 — Үзәк диния нәзарәтенең Татарстандагы структур өлеше җитәкчесе Фәрид Сәлман хезмәте
- 2000 — Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла хезмәте
- 2000 — шәркыятче галим, филология фәннәре доктоpы, РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Πетербург филиалы Якын Көнчыгыш секторы мөдире (1978-2000), пpофессор Әнәс Халидов хезмәте (басылмаган)
- ...
- 2019 — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкләгән төркемнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтенең[14] Хозур нәшрияты басмасы[15]
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Коръән
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ «(21) Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер. (22) Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.» Коръән, (Ногъмани тәфсире. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (85):21-22 аятьләре)
- ↑ «Аны саклап торучылар Бездер!» Коръән, (15 2017 елның 12 март көнендә архивланган:9)
- ↑ «Аны (Корьәнне) аңлату Бездән тора». Коръән, (75 2017 елның 21 март көнендә архивланган:19)
- ↑ «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмәсәләр, Аллаһ аларның хәлләрен үзгәртми». Коръән, (13 2017 елның 12 март көнендә архивланган:11)
- ↑ Мөхәммәт пәйгамбәр: «Корьәннең могъҗизалары гасырдан гасырга ачыла барыр»
- ↑ «Без бит беркая да китмәгән идек» Коръән, (7:7)
- ↑ «Кеше белән Аллаһ өч рәвешчә генә аралашыр: вәхий аша, пәрдә аша яки расул юллар да аңа Үзе теләгәннәрне ачар». Коръән, (42 2017 елның 20 март көнендә архивланган: 51)
- ↑ «Ялгызлыкта яраттыгым бәндәм илә Мине бергә бер калдыр». Коръән, (74(үле сылтама):11)
- ↑ Кешеләр арасында: «Без Аллаһка һәм дә Ахыр көнгә иман итәбез!» – дип әйтүчеләр бар барын, тик алар иман ияләре түгел. Аллаһны да, иман ияләрен дә алдарга телиләр. Әмма чынлыкта үз-үзләрен генә алдыйлар һәм шуны (ягъни алданганнарын) сизмиләр дә. Коръән, (2:8-9)
- ↑ «Йә иман ияләре! Әгәр аталарыгыз, яки ага-энеләрегез көферне иманнан якынрак күрсәләр, алар белән дуслык мөнәсәбәтендә булмагыз! Андыйларга бодай дип әйт: «Әгәр сезнең аталарыгыз, угылларыгыз, ага-энеләрегез, хатыннарыгыз, туган-тумачаларыгыз, җыеп туплаган мал-мөлкәтегез, сүлпәнләнеп туктавыннан курыккан сәүдәгез, күңелләрегезгә хуш килгән йортларыгыз сезнең өчен Аллаһдин, Аның Расүлендин һәм дә тырышып-тырмашып Аның Юлы буйлап барудан кадерлерәк булса хәер: Аллаһның бер әмер илә килгәнен көтә калыгыз. Аллаһ бозыкларны тугры юлга бастырмый бит ул» – диген». Коръән, (9:23-24)
- ↑ «Аларга әйт: «Сез нәрсә, Аллаһ кадәр Аллаһка динегезнең нинди булуын өйрәтәсез мени?» Коръән, (49:16)
- ↑ «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
- ↑ Рәмис Латыйпов (2025 елның 13 февраль). «Интертат» сайтында Коръән тәфсире чыкты. tatar-inform.tatar. 2026 елның 4 март тикшерелгән.
- ↑ dumrt.ru (2019 елның 21 октябрь). Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы тәкъдим ителде. «Шәһри Казан» газетасы. 2026 елның 3 март тикшерелгән.
- ↑ Dan Gibson: Qur'ānic geography: a survey and evaluation of the geographical references in the qurãn with suggested solutions for various problems and issues. Independent Scholars Press, Surrey (BC) 2011, ISBN 978-0-9733642-8-6
- ↑ https://www.mdpi.com/2077-1444/11/3/102/htm
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Quran Word by Word // QuranAcademy.org
- ayatlar.org 2018 елның 2 июль көнендә архивланган – Эльмир Кулиев. Коръән Тәфсире гәрәпчә һәм урысча, һәр аерым аят тавышын wav форматында тыңнарга
- kitap.net.ru – Ногмани. Коръән Тәфсире
