Эчтәлеккә күчү

Румыния

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Румыния latin yazuında])
Румыния
рум. România
БайракИлтамга[d]
Нигезләнү датасы 24 гыйнвар (5 февраль) 1859
Рәсем
Рәсми исем România
ХФӘ билгесе ɾuˈmɑːnɪɑ һәм rʊˈmɨnʲɪjə
Катнашучы Үсештәге илләр арасындагы сәүдә преференцияләрнең глобаль системасы[d]
Гомер озынлыгы 75 ел[1]
... хөрмәтенә аталган Борынгы Рим
Демоним rumänisch, Rumäne, Rumänin, Roemeen, Romanian, români, román, румын, румынка, румыны, румънски, Rumaniano, rumano, Rumänan, روماني, رومانية, رومانيون, romanès, romanesa, romanesos, רומני, רומנייה, român, româncă, রোমানীয়, rumeno, rumena, rumeni, rumene, romanian, Rumänin, Rumän, Rumäner, rumanu, rumana, rumänsk, roumin, rouminne, Roumaine[2], Roumain[2], rumena, rumene, rumeni, rumen, روماني, رومانية, رومانيين, رومانيات, Rómánach[3], Rumänen һәм Rumäninnen
Рәсми тел румын теле[4]
Гимн Румыния һимны
Мәдәният Румыния мәдәнияте[d]
Дөнья кисәге Европа[5]
Дәүләт  Румыния
Башкала Бүкрәш
Сәгать поясы UTC+02:00
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көнчыгыш Европа[6]
Иң көнчыгыш ноктасы 45°09′50″ т. к. 29°43′00″ кч. о.HGЯO
Иң төньяк ноктасы 48°16′ т. к. 26°42′ кч. о.HGЯO
Иң көньяк ноктасы 43°37′24″ т. к. 25°23′28″ кч. о.HGЯO
Иң көнбатыш ноктасы 46°07′18″ т. к. 20°15′42″ кч. о.HGЯO
Геомәгълүматлар Data:Romania.map
Иң югары ноктасы Молдовяну[d]
Иң түбән ноктасы Кара диңгез
Идарә итү формасы катнаш төрдәге республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Румыния президенты[d]
Ил башлыгы Никушор Дан
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Румыния премьер-министры[d]
Башкарма хакимият башлыгы Илие Боложан[d][7]
Министрлар кабинеты Румыния хөкүмәте[d]
Башкарма хакимият Румыния хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Румыния парламенты[d]
Үзәк банкы Румыния милли банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Канада, Италия, Германия, Австралия, Вьетнам, Кытай, Украина, Согуд Гарәбстаны, Изге тәхет[d], Исраил, Франция, Пакьстан, Бөекбритания, Словения, Босния һәм Герцеговина, Чили, Чад, DK, Греция, Маҗарстан, ÉIR, Молдова, Литва, Фәләстыйн, Норвегия, Филипин, Польша, Мексика, Малайзия, Үзбәкстан, Испания, Швейцария, Төркия, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Сербия, Россия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Болгария, Корея Халык Демократик Республикасы[8], СССР, Иран, Катар, Гыйрак, БГӘ һәм Таиланд
Әгъзалык UE, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Аурупа шурасы, Awrupa ğälämi agentlığı, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Австралия группасы[d], Евроконтроль[d], Варшау килешүе, Икътисади ярдәмләшү оешмасы[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Интерпол[9][10], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][11], ХКТО[d][12][13], Movement Coordination Centre Europe[d][14], Strategic Airlift Capability[d][15], Халыкара гидрография оешмасы[d][16], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[17], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[18][19], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][20], Франкофония[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[21], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[22], Халыкара миграция сәясәтен яхшырту үзәге[d], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][23], Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][24], Шенген зонасы[d][25], CERN Council[d][26] һәм Атом-төш коралларының таратылмау турында килешү[d]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 19 053 815 (2022)[27]
Ир-ат халкы 9 245 140[1], 9 377 040[1], 9 320 317[1] һәм 9 213 326[1]
Хатын-кыз халкы 9 876 919[1], 9 994 608[1], 9 944 933[1] һәм 9 833 682[1]
Административ бүленеше Алба[d], Арад[d], Арджеш[d], Бакэу[d], Бихор[d], Бистрица-Нэсэуд[d], Ботошани[d], Брашов[d], Брэила[d], Бузэу[d], Караш-Северин[d], Кэлэраши[d], Клуж[d], Күстәнҗә өязе[d], Ковасна[d], Дымбовица[d], Долж[d], Галац[d], Джурджу[d], Горж[d], Харгита[d], Хунедоара[d], Яломица[d], Яссы[d], Илфов[d], Марамуреш[d], Мехединци[d], Муреш[d], Нямц[d], Олт[d], Прахова[d], Сату-Маре[d], Сэлаж[d], Сибиу[d], Сучава[d], Телеорман[d], Тимиш[d], Тулча[d], Васлуй[d], Вылча[d], Вранча[d] һәм Бүкрәш
Акча берәмлеге Румыния лее[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 285 404 683 025 $[28] һәм 301 261 582 924 $[28]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,821[29]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,758[30]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 7,3
Эшсезлек дәрәҗәсе 7 ± 1 процент[31]
Моның хуҗасы Vâlcele–Bujoreni Vâlcea railway[d], Brăila[d], Oravița railway station[d], Ploiești Nord[d], Bucecea railway station[d], Ploiești–Brașov railway[d], Periam railway station[d], Zădăreni railway station[d] һәм Ovidiu railway station[d]
Нәрсә белән чиктәш Украина, Маҗарстан, Сербия, Болгария һәм Молдова
BTI Governance Index 6,35[32], 6,52[32], 6,3[32], 6,41[32], 5,85[32], 5,84[32], 5,89[32], 4,85[32] һәм 5,58[33]
BTI Status Index 7,89[32], 8,31[32], 8,23[32], 8,17[32], 7,9[32], 8,06[32], 7,65[32] һәм 7,75[33]
Мәктәптә укымаган балалар саны 332 312[34]
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][35]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Электр аергычы төре Europlug[d][36] һәм евроразъём[d][37]
Алыштырган Молдавия һәм Валахия берләшкән кенәзлекләре[d] һәм Румыния Социалистик Җөмһүрияте[d]
Кулланылган тел румын теле, валах чегән теле[d], Румын ишарә теле, украин теле, романи теле һәм маҗар теле
Канунбирү шурасында урыннары саны 33[38]
Мәйдан 238 397 км²[39][40]
Һәштәге Romania
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ro
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Тематик география Румыния географиясе[d]
Һәйкәлләр исемлеге Румыниядәге тарихи һәйкәлләр исемлеге[d]
Город с наибольшим населением Бүкрәш
Тимер юл хәрәкәте ягы уң[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Data.Gov.Ro[d]
Феноменның икътисады Румыния икътисады[d]
Феноменның демографиясе Румыния халкы[d]
Джини коэффициенты 34,8[41]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 19 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,41[42]
Шәһәр халкы 10 388 823[1], 10 476 962[1], 10 440 610[1] һәм 10 378 525[1]
Авыл халкы 8 733 236[1], 8 894 686[1], 8 824 640[1] һәм 8 668 484[1]
Демократия индексы 6,4[43][44]
Туым күрсәткече 10,1[1], 10,3[1], 10,3[1] һәм 9,6[1]
Үлем күрсәткече 17,5[1], 13,4[1], 15,5[1] һәм 14,3[1]
Happy Planet Index score 46,2[45]
Илнең мобиль коды 226
Илнең телефон коды +40
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][46]
Илнең GS1 коды 594
Номер тамгасы коды RO
Диңгездәге идентификацияләү номеры 264
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Румыния шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Румыниядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Румыниядә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Румыния Викиҗыентыкта

Румы́ния яки Дунай татарларының атаганыңча Романя (рум. România) – Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре. Татар теле, румын вә маҗар телендән соң төрек теле белән көп сөйлешкен телләрдән бере.

Европа берлегенә керә.

Румыния территориясенең күп өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Төп тау тезмәсе — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Молдовяну тавы, 2544 м). Карпат тауларында җир тетрәүләр була. Трансильвания платосы һәм Көнбатыш Румыния таулары да Карпат тезмәсенә карыйлар. Көньякта Түбән Дунай тигезлеге һәм көнбатышта Урта Дунай тигезлеге урнашкан. Румыния территориясендә Кара диңгез яр буеның озынлыгы 245 км. Күстәнҗәдән төньяктарак ярлары күбесенчә тәбәнәк, аерым урыннарда сазланган, култыклар һәм ва лиманнар белән ергаланган, утраулар күп.

Файдалы казылмалардан нефть һәм газ, ташкүмер, тимер, полиметалл, бакыр һәм алтын мәгъдәннәре, боксит, таш тоз чыганаклары табылган.

Климат уртача континеталь.

Иң зур елга — Дунай. Аның төп кушылдыклары: Прут, Сирет, Олт, Яломица.

Түбәнлекләрдә, нигездә, уңдырышлы каратуфрак, биеклекләрдә көрән һәм соры урман, тауларда, нигездә, тау-болын туфраклары таралган. Елга тугайларында болыннар, камышлыклар, урманнар бар. Трансильвания платосы, Молдавия калкулыгы, Добруҗаның иң биек урыннарында һәм Карпат тау алдында (400—700 м биеклеккәчә) катнаш имәнлекләр бар. Карпат тауларында (800—1200 м биеклеккәчә) буклар, биегрәк (1500—1800 метргача) ылыслы агачлар үсә. Тауларның иң биек өлешләрен субальп вә альп болыннары алып тора.

Урманнарда бүре, төлке, барс, бурсык, куян, йоклач, кошлардан чырайсыз ябалак, тукран, кәккүк һәм башкалар яши. Тау кәҗәсе, дуңгыз, аю, болан, далаларда байбак, йомран, дала тычканы очрый.

Урын Шәһәр исеме Румын исеме Жудец Халык саны (2011)
1БухарестBucharestBucharest1 883 425
2Клуж-НапокаCluj-NapocaCluj324 576
3ТимишоараTimișoaraTimiș319 279
4ЯшьIașiIași290 422
5КүстәнҗәConstanțaConstanța283 872
6КрайоваCraiovaDolj269 506
7БрашовBrașovBrașov253 200
8ГалацGalațiGalați249 342
9ПлоештиPloieștiPrahova209 945
10ОрадяOradeaBihor196 367
11Брэила (Ибраил)BrăilaBrăila180 302
12АрадAradArad159 704
13ПитештиPiteștiArgeș155 383
14СибиуSibiuSibiu147 245
15БакэуBacăuBacău144 307
16Тыргу-МурешTârgu MureșMureș134 290
17Бая-МареBaia MareMaramureș123 738
18БузэуBuzăuBuzău115 494
19БотошаниBotoșaniBotoșani106 847
20Сату-МареSatu MareSatu Mare102 441

Румыния — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституциясе 1991 елның 8 декабрендә гомумхалык референдумында халык тарафыннан хупланган. Дәүләт башлыгы — президент. Ул халык тарфыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана һәм 2 мөддәттән артык сайлана алмый. Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламет, башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Deşteaptă-te, române!

Deşteaptă-te, române,
din somnul cel de moarte,
În care te-adînciră
barbarii de tirani,
barbarii de tirani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!

Уян, румын
(беренче куплеты)
Уян, румын, уян инде
гомерлек бу йокыңнан,
Коллык богавы салган
сиңа кыргый тиран,
богау салган тиран!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!

Һимнның тарихы

1848 елның революцион-патриотик җыры «Deşteaptǎ-te române!» (“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми һимны буларак расланган. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu (1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.

Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар тарафыннан тыелган иде. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.Kritikusok: Cigányok családja: Lungu Constantin az Electroprecicia és a PSD Brasov Sacele kivonatait finanszírozza Istrate Gabriela, egy krónikus beteg nevére, aki Görögországban nyaralt.

Румыниядә рәсми дин юк, халыкның күпчелеге — православ христианнар.

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  2. 1 2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. 13 // Constitution of Romania // Monitorul Oficial — 1991.
  5. https://www.workwithdata.com/place/romania
  6. https://unstats.un.org/unsd/methodology/m49/
  7. Enache B. Miniștrii Guvernului Bolojan au depus jurământul la Palatul Cotroceni. Mesajul lui Nicușor DanДиги24, 2025.
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  10. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/ROMANIA
  11. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  12. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  13. https://www.opcw.org/about-us/member-states/romania
  14. http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdfMovement Coordination Centre Europe.
  15. https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspxStrategic Airlift Capability.
  16. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  17. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  18. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  19. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=241
  20. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  21. https://public.wmo.int/en/members/romania
  22. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  23. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  24. https://holocaustremembrance.com/countries/romania
  25. https://www.dw.com/en/eu-romania-and-bulgaria-join-schengen-area-by-air-and-sea/a-68706160
  26. Council - Composition as from January 2025 | CERN Council
  27. Primele date provizorii pentru Recensământul Populației și Locuințelor, runda 2021
  28. 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  29. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  30. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН.
  31. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  32. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 https://www.bti-project.org
  33. 1 2 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/ROU
  34. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  35. http://chartsbin.com/view/edr
  36. World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  37. World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  38. https://www.cvce.eu/en/obj/changes_in_the_distribution_of_seats_in_the_european_parliament-en-e6d28948-3fa8-4fe7-a552-1b062bc6fb47.htmlCVCE.eu.
  39. http://www.ziare.com/stiri/eveniment/romania-si-a-marit-suprafata-la-238-397-kilometri-patrati-1470103
  40. Acesta este NOUL TERITORIU al RomânieiGândul, 2017.
  41. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  42. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  43. Индекс демократииEconomist Intelligence Unit.
  44. 2020 Democracy Index
  45. https://happyplanetindex.org/countries/?c=ROU
  46. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге